Центральная библиотека

Яңалык

«Үзәк китапханә – мәгълүмат үзәге»

22 октябрьдә Арча үзәк китапханәсенең уку залында чираттагы китапханә дәресләре булып узды. Китапханә белән танышуга Арча педагогия көллиятенең 1 “А” группасы студентлары чакырылды.

“Тебе, о Родина, сложил я песню ту”

14 октябрьдә Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Вдохновение” клубы кысаларында “Тебе, о Родина, сложил я песню ту” исемле әдәби-шигъри композиция булып узды. Кичә бөек рус шагыйре С.А.Есенинның 120-еллыгына багышланды. Кичәнең кунаклары - Арча 2-нче номерлы урта мәктәбенең 9 ”В” сыйныф укучылары иде.

«Өйрәнәбез һәм саклыйбыз»

14 октябрьдә “ИНЭЦ” клубы кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Өйрәнәбез һәм саклыйбыз” исемле экологик бәйге булып узды. Биредә Арчаның 2-нче номерлы урта мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучылары көч сынашты. Ярыш бүгенге көннең актуаль проблемаларының берсе - экологик темага багышланды.