Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә укучы бенефисы уздырды. Халыкара балалар китабы көне Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә, 2 апрель көнне билгеләп үтелә.
1 апрель-Халыкара кошларны яклау көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрде.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Әниләребез белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәдә Ибраһим Биектаулы,Гөлшат Зәйнашева,Рөстәм Зәкуан,Фәнис Яруллинның Хатын-кызларыбызга багышлап язылган шигырьләре һәм җырлары яңгырады.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Тукай әсәрләре геройларының рәсем конкурсы булды.
Районыбызда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә.Шушы уңайдан 18 февраль көнне районыбыз мәктәпләреннән бер төркем урта мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Биккенә улы Сафиуллинның музей-утарында булдылар.
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә Тукай әсәрләрен кычкырып укулар оештырылды.Укучыларга”Милләтебезнең җаны син-Тукай!”,дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Сталинград көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Яңа Кишет урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары,тарих фәненнән укытучы Сабирҗанова Г.Р. белән берлектә батырлык дәресе үткәрде.
Быел сөекле шагыйребез,якташыбыз Габдулла Тукайның тууына 130 ел була.Тукайның “Шүрәле”се бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.Безнең китапханәбездә “Шүрәле”нең 15 телгә тәрҗемә итеп язылган китабы да бар.
Яңа 2016 елга аяк атлаганда Иске Кишет авыл клубында Балмаскарад үткәрелде.Авыл халкы,кайткан кунаклар бу тамашаны карарга бик яраталар һәм көтеп алалар.Ләкин аларга карап кына утырырга һич мөмкин түгел.Чөнки тамашада төрле кызыклы уеннар,сораулар,биремнәр,табышмаклар,сюрпризлар була шул.
Иске Кишет авылы башлангыч мәктәбендә үткәрелгән балалар ёлкасы быел аеруча кызыклы булды.Чөнки ул Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” исемле әкият-пьесасы буенча сәхнәләштерелгән иде.
9 декабрь – Ватан Геройлары көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музеенда батырлык дәресе үткәрде.
9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә информацион танып белү сәгате үтте.Укучылар коррупциягә каршы вакытлы матбугатта һәм әдәбиятта басылган мәгълүматлар белән таныштылар,фикер алыштылар.
Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Әниләребез белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәбез күргәзмәгә күзәтү ясаудан башланып китте.Әниләр турында күпме шигырь,җырлар,мәкаль-әйтемнәр,әдәби әсәрләр иҗат ителгән.Кичә барышында әниләребез Г.Афзал,Т.Миңнуллин,Г.Рәхим.И.Юзеев һ.б. иҗаты белән таныштылар.
2016 ел Россиядә кино елы буларак билгеләп үтеләчәк,шушы уңайдан “Ночь искусств”акциясе кысаларында Иске Кишет авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге укучыларыбызның сораулары буенча Совет чорына кагылышлы Василий Шукшинның “Калина красная”фильмына тукталдык.
Россия Федерациясендә Әдәбият елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Һәрбер авыл китапханәсендә “Литературный дворик”лар оештыруны максат итеп куйган иде. Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе “Әдәби ишек алды” кысасында Хәсән Туфанның 115 еллык юбилее уңаеннан авыл халкы өчен әдәби кичә оештырды.
Кайгыңны кайгырышырлык кешегә сөйлә дип халык юкка гына әйтмәгәндер.Авылдашыбыз Ситдиков Габделфәтнең капкасын кайгы-хәсрәт ачып кергәнгә дә байтак вакыт узды.Кызы Ләйсән каты авырып китеп,аңа чит илдә катлаулы операция ясалды.