9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә информацион танып белү сәгате үтте.Укучылар коррупциягә каршы вакытлы матбугатта һәм әдәбиятта басылган мәгълүматлар белән таныштылар,фикер алыштылар.
Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Әниләребез белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәбез күргәзмәгә күзәтү ясаудан башланып китте.Әниләр турында күпме шигырь,җырлар,мәкаль-әйтемнәр,әдәби әсәрләр иҗат ителгән.Кичә барышында әниләребез Г.Афзал,Т.Миңнуллин,Г.Рәхим.И.Юзеев һ.б. иҗаты белән таныштылар.
2016 ел Россиядә кино елы буларак билгеләп үтеләчәк,шушы уңайдан “Ночь искусств”акциясе кысаларында Иске Кишет авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге укучыларыбызның сораулары буенча Совет чорына кагылышлы Василий Шукшинның “Калина красная”фильмына тукталдык.
Россия Федерациясендә Әдәбият елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Һәрбер авыл китапханәсендә “Литературный дворик”лар оештыруны максат итеп куйган иде. Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе “Әдәби ишек алды” кысасында Хәсән Туфанның 115 еллык юбилее уңаеннан авыл халкы өчен әдәби кичә оештырды.
Кайгыңны кайгырышырлык кешегә сөйлә дип халык юкка гына әйтмәгәндер.Авылдашыбыз Ситдиков Габделфәтнең капкасын кайгы-хәсрәт ачып кергәнгә дә байтак вакыт узды.Кызы Ләйсән каты авырып китеп,аңа чит илдә катлаулы операция ясалды.