Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Яңалык

Көлке көне.

3 нче апрельдә Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле укытучылары тарафыннан Көлке көне үткәрелде

"Нәүрүз мөбәрәкбад!"

"Нәүрүз" - яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге көне һәм яңа игенчелек елы башы. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 22 мартта Шушмабаш авыл җирлегенә керүче мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре Шушмабаш урта мәктәбе белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.

«Киләчәгебез үз кулыбызда»

Шушмабаш урта мәктәбе укучылары катнашында «Киләчәгебез үз кулыбызда»- дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек.

"Милли мәдәният саекмас чишмә"

"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйгесе кысаларында без, Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, китап укучыларны Мөслим районында яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриев иҗаты белән таныштырдык.

“Образ учителя на страницах детских книг” акция

2023 нче ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак игълан ителде.Шул уңайдан, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе “Образ учителя на страницах детских книг” дип исемләнгән республика күләмендәге акция уздыра. Әлеге акциядә Ашытбаш авыл китапханәсе дә катнашты.

“Туган телгә – урын түрдә”

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, районыбыз китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелде.

Күренекле татар хатын-кызы- Рая ханым

10нче февраль көнне Шушмабаш урта мәктәбендә бик матур кичә булып узды. Кичәбезгә кунакка күренекле укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, мөслимәләр берлеге җитәкчесе – Рая Ахуновна Фатхуллина чакырылган иде.

«День безопасного Интернета»

Шушмабаш авыл китапханәсендә китапханәче, “Интернет челтәрендә иминлек” дигән темага Шушмабаш урта мәктәбенең 5 нче һәм 11 нчы сыйныф укучыларына әңгәмә оештырды.

"Китап - рухи мирасыбыз"

1 февраль көнне Шушмабаш җирле үзидарәсенең һәм "Северный" авыл хуҗалыгы оешмасының 2022 нче елга отчет - сайлау җыелышы булды. "Китап - рухи мирасыбыз", "Мәдәният сулышы", "Ярдәм янәшә" дигән күргәзмәләр эшләнде.

Татар фольклоры илендә

Татар фольклоры — бу татар халкының җирле традицияне тасвирлаучы жанрларның уникаль төрлелеге

«Жертв Холокоста».

Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне -27 гыйнварда билгеләп үтелә .Бүген дә бу истәлекле көнне Шушмабаш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән берлектә Холокост корбаннарын искә алды.

«Мир сказок Шарля Перро»

Шарль Перро әкиятләре һәркемгә балачактан таныш. Танылган француз әкиятчесе Шарль Перроның тууына 395 ел үтсә дә, аның әкиятләрен әле дә хәтерлиләр һәм укыйлар, алар һәр гаиләдә популяр. Китапханәче балалар өчен «Мир сказок Шарля Перро»

“Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары”

4-нче гыйнвар көнне минутларны санап килгән Яңа елга багышланган “Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән cихри могҗизале кичә узды.

Их имена в наших сердцах

Ватан Геройлары көне – истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Шушмабаш китапханәчесе тарафыннан батырлык дәресе үткәрелде. “Дети герои”,"Батырлар китабы", "Соңгы һөҗүм", "А были вместе – детство и война", "Победа досталась дорогой ценой" китапларына күзәтү ясалды.

"Наркоманиядән СПИДка бер адым "

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу бөтен дөньяда сәламәтлек саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән иң мөһим халыкара көннәрнең берсе булып тора. ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнен белергә, сакланырга, тикшеренеп торырга һәм бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Шул уңайдан Шушмабаш авыл китапханәсе 9-11 класс укучылары белән "Наркоманиядән СПИДка бер адым " дип аталган сәламәтлек сәгате узды

«Сила России в единстве народов».

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Шушмабаш авылы китапханәсе мөдире Чулпан Зарипова җирле мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән “Бергә булыйк, бердәм булыйк” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды