Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Яңалык

Балалар уйлап табулар көне

Шушмабаш авыл китапханәчесе «Балалар уйлап табулар көне ничек барлыкка килде» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Чарада 3 сыйныф укучылары катнашты

"Әниемә иң матур сүз"

15 ноябрь көнне Шушмабаш авыл китапханәсе әниләр көненә багышланган "Әниемә иң матур сүз" дигән кичә булып узды.

"Без бердәм- без көчле"

1 нче ноябрь көнне бакчабызда "Без бердәм- без көчле" күңел ачу иртәсе булып үтте.Балалар күңел ачуда туган илебез турында шигырьләр, мәкалләр, табышмаклар сөйләделәр. Туган телебезне зурлап җырлар җырладылар

Сыер савучылар — безнең өчен үрнәк.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан китапханәдә “Хезмәте барның – хөрмәте бар” дигән очрашу кичәсе узды. Кичәгә гомерен яраткан эшенә, терлекчелеккә багышлаган сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан апалар чакырылды. Алар чәй өстәле артында үзләренең яшьлекләрен, эшләгән чорларын искә төшереп, истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичә уеннар белән үрелеп барылды.

«Возраст осени, ты дорог и прекрасен»

Өлкәннәр көне уңаеннан, Шушмабаш мәдәният йортында "Гомер көзләренә кергәндә...” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдык. Чәй өстәле артында матур җырлар тыңлап, үзләре дә яшьлекләренә кайтып, төрле күңелле уеннар уйнап, хатирәләр яңартып, җырлап, биеп күңел ачтылар.

Гөрләп яшә, Татар илем

Республика көне уңаеннан Шушмабаш мәдәният йорты каршында бәйрәмнең иң көтелгән өлеше – зур концерт булды.

Минем Ватаным - минем Татарстан

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Татарстан Республикасының тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылырга, аның бай мәдәни мирасы турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итә.

"Сабантуйга бүләк җыю"

Сабантуй алдыннан булачак батырлар өчен бүләкләр җыю-борынгы йола, 4-5 июнь Шушмабаш авылында үткәрелде.

«Георгий тасмасы»

Бөек Җиңү көне алдыннан китапханә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.

"Ветеранга кунакка"

"Ветеранга кунакка" бөтенроссия акциясенә кушылып тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына күчтәнәчләр таратып, бәйрәм белән котладык

Тукай -сүнмәс йолдыз

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 138 еллыгы уңаеннан балалар иртәсе уздырылды.

Мин Тукайны укыйм

Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш бөреләр уянган чагында, Шушмабаш урта мәктәбендә әдәби бәйрәм уздырылды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 138- еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм

“Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә”

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Гаилә елы кысаларында “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте.

Мы выбираем ЗОЖ

Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрельдә 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оештырылган көнне билгеләп үтелә.