Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

Без ришвәтчелек турында нәрсә беләбез.Белешмә сәгате.

Кичә уен рәвешендә үтте. “Ришвәтчелек нәрсә ул?”дигән сорауга җавап табылды, ришвәтчелекнең сәбәбләре саналды,”Игътибарлылык уены” уйнатылды.Бу уенда укучылар “Взятка бирүче”не таптылар, “Взятка алучы”ны хөкем иттеләр.

Агач утырту - изге гамәл.Акция

1 октябрь көнне урманнан чыршы белән миләш үсентеләре алып кайтып, үзебез эшли торган бина әйләнәсенә утырттык.

Террорчылык куркыныч,экстремизм афәт ул.Белешмә сәгате.

Максат: 1. Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату.2. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү.3. Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Тәрәзә төбем исле гөл. Интеллектуаль бәйге

Максат: Гөлләрне ничек тәрбияләү төшенчәләренә өйрәтү; гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү; бүлмә гөлләре мисалында матурлыкны күрергә, тоярга өйрәтү; бүлмә гөлләренең төрләре, гөлләрнең кеше тормышында әһәмияте белән таныштыру; гөлләрне матур итеп үстерү өчен нәрсәләр белергә кирәклеген аңлату.

Хезмәттә - хөрмәт. Интеграл уен.

Максаты: Балаларда мөстәкыйльлек, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре булдыру; хезмәткә мәхәббәт, иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе , хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле буын тәрбияләү.

Гел мәрхәмәтле булыйк. Өйгә барып хезмәт күрсәтү.

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында 21 апрель көнне “Мәрхәмәтлелек көне” эстафетасы буенча сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә газет-журналлар алып барып, хәлләрен сорашып “Гел мәрхәмәтле булыйк” дип исемләнгән хезмәт күрсәтү булды.

Минем яраткан мизгелем. Рәсем конкурсы.

Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә, быел Тукай бабабызның тууына 130 ел тула. Һәр ел саен сәхнәләрдә, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр, викториналар, шигырь конкурслары уздырыла.

Китап - дөньяны танып белергә ачкыч. Уен-кичә

2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.