Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Яңалык

"Яңа елда күңелле яллар"

6 гыйнвар көнне Яңа ел каникуларында Сөрде авылы китапханәсендә укучы балалар өчен уен-квест үткәрелде.

"Кар патшалыгына сәяхәт"

19 декабрь көнне Сөрде авыл китапханәсендә "Кар патшалыгына сәяхәт"исемле уен-сәяхәт үткәрелде.

"Йөрәк җылым сузам бүләккә"

8 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсе мөдире, Яңа Кенәр авылында урнашкан коррекцион интернат мәктәптә "Йөрәк җылым сузам бүләккә" дип исемләнгән, 1,2,3 сыйныф укучылары өчен уен-кичә уткәреп кайтты.

"Язмышларга буйсынмас җаннар"

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, китапханәбездә "Язмышларга буймынмас җаннар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде.

"Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек"

3 декабрь - Билгесез солдат көне билгеләп үтелә, шул максаттан Сөрде авылы китапханәсендә "Исемең синең билгесех, Батырлыгың мәңгелек" дип исемләнгән күргәзмә-хәтер тәкьдим ителде.

«СПИД – чума XXI века”

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне - Халыкара БМО көне 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге көнне искә алу максатыннан, 5 декабрьдә Сөрде авыл китапханәсендә яшьләр өчен ачык дәрес үткәрелде.

"Изге җанлы энилэр"

30 ноябрь көнне Түбән Оры авылы клубында, Сөрде авылы һәм Кзыл Яр авылы китапханәләре белән берлектә, әниләр көненә карата"Изге җанлы энилэр" исемле уен-кичэ үткәрелде.

"Әниемнең җылы кочагы"

26 ноябрь көнне Югары Оры авыл клубында, күчмә китапханә белән берлектә "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

«У нас единая планета , у нас единая семья»

16 ноябрь – Халыкара толерантлык көне. Бу көн хөрмәтенә 19 ноябрьдә 20.00 сәгатьтә Сөрде авыл китапханәсендә «У нас единая планета , у нас единая семья» сәяхәт-күзәтү үткәрелде.

"Ярата идек сине, Кояш апа!"

Сөрде авыл китапханәсендә Кояш Тимбикованың тууына 85 ел тулуга багышланган "Ярата идек сине, Кояш апа" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

"Миңа бүген 18"

Бүген Сөрде мәдәният йортында, безнең яшь сәхнә йолдызыбыз Дима Пиговаевның 18 яшь тулган көне уңаеннан, бик матур "Миңа бүген 18" дип аталган бәйрәм кичәсе булды.

"Башваткычлар дөньясында"

10 октябрь көнне Сөрде авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Башваткычлар дөньясында" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

"Хезмәт чыныктырган буын"

8 нче октябрь көнне Сөрде мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, кадерле өлкәннәребезгә багышланган бик матур кичә булды.

"Ул кабызган утлар сүнмәде"

Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Сөрде авыл китапханәсендә "Ул кабызган утлар сүнмәде" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.