Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Яңалык

"Батырларны барлар чак"

8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Сөрде, Кзыл-Яр, Түбән Оры авылларында китапханәчеләр һәм клуб хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашында “Батырларны барлар чак” дип исемләнгән тарихи кичә үтте.

"Гомер тәгәрмәчләре"

"Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Оры мәдәният йортында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Гомер тәгәрмәчләре" дип исемләнгән бик матур очрашу булып узды.

"Аҗаганнар уйнаткан әдип- Мәхмүт Хәсәнов"

19 нчы апрель көнне Түбән Оры мәдәният йортында, Сөрде һәм Кзыл-Яр авылы китапханәчеләре тарафыннан, "Аҗаганнар уйнаткан әдип - Мәхмүт Хәсәнов" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

"Китаплар дөньясында"

1 апрельдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында һәм Халыкара балалар китабы көне алдыннан Сөрде авыл китапханәсе китапханәчесе Альбина Вәлиева укучыларны "Китаплар көньясында" дип исемләнгән викторина үткәрде.

"Су - яшәү чыганагы"

Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы.

"Наркомания - кешелек дошманы"

Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә Сөрде авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге укучылар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды.

«Балалар китаплары битләрендә укытучы образы»

Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында һәм «Педагог һәм остаз елына» багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясе кысаларында Сөрде авыл китапханәсе "Укытычы – милләт тарбияче"дип аталган рус һәм татар телләрендә кычкырып укулар үткәрелде.

"Үз илемдә - үз телем!"

26 нчы февраль көнне Түбән Оры мәдәният йортында, Кзыл Яр авыл китапханәсе белән берлектә "Үз илемдә - үз телем" дип исемләнгән , мәктәп укучылары өчен әдәби батл үткәрдек.

"Дети - жертвы Холокоста"

Китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Дети - жертвы Холокоста" дип исемләнгән Холокост фаҗигасенә дучар булган аяныч язмышлар турында укучыларга виртуаль презентация тәкъдим ителде.

"Серле каләм иясе"

16 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, Теләчедә яшәп, иҗат итүче үзешчән шагыйрә, җырчы Сирена Гатиятова белән "Серле каләм иясе" дип исемләнгән бик матур, җылы очрашу кичәсе узды.

«Кибеттә кыйммәт, китапханәдә бушка»

Россия матбугаты көнендә Сөрде авылы китапханәсендә бу датага багышланган «Кибеттә кыйммәт, китапханәдәдә бушка» матбугат марафоны үткәрелде.