Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Хөрмәткә лаек буын»

2 октябрь көнне Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның өлкән буыны өчен «Хөрмәткә лаек буын» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрдек.

«Китаплар илендә кунакта»

26 сентябрь көнне безнең китапханәгә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре кунакка килделәр.

«Бер-берегезгә кул сузыгыз!»

20 сентябрь көнне, китапханәбездә, 4 сыйныф укучылары өчен «Бер-берегезгә кул сузыгыз!» дип исемләнгән дуслык сәгате узды. Чара толерантлык темасына багышланган иде.

«Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дә»

15 сентябрь көнне, китапханәбездә танылган татар язучысы, әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы авторы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби викторина үткәрелде.

«Почта тартмасы тирәсендәге ыгы-зыгы»

11 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Почта тартмасы тирәсендәге ыгы-зыгы» дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды, ул тулысынча балалар өчен вакытлы басмаларга багышланды.

«Туган илем – минем бишегем»

29 август көнне, Татарстан Республикасы көне уңаеннан, китапханәдә «Туган илем – минем бишегем» дип аталган күргәзмә – әңгәмә оештырылды.

«Көлке – җитди эш»

7 август көнне, каникул чорында балигъ булмаганнарның мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан, язучы М.М. Зощенко иҗатына багышланган «Көлке – җитди эш» дип аталган әдәби калейдоскоп үткәрелде.

«Шагыйрь җаны – нечкә кыл!»

1 август көнне, китапханәбездәдә, татар балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Шагыйрь җаны – нечкә кыл!» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрелде.

«Татар халык уеннарында - милләт тарихы»

24 нче июльдән «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә. Россия халыклары уеннары» акциясе старт алды. Быел ул традицион балалар уеннарына багышланды.

«Күңелле Сабантуй»

12 июль көнне китапханәчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Күңелле Сабантуй» үткәрелде.

УенФест 2023

13 июнь көнне танып-белү уен программасы үткәрелде.