Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

“Әтием-горурлыгым” (Тематик кичә)

25 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәктәп белән берлектә балалар китапханәсе китапханәчеләре, Яңа Кенәр урта мәктәбендә “Әтием – горурлыгым” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр.

“Гасырларны кичкән телебез”

21 февраль көнне балалар китапханәсе, Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Гасырларны кичкән телебез” дигән поэзия сәгате үткәрде.

“Җырым белән җиңдем дошманны”

16 февраль көнне балалар китапханәсендә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, “Җырым белән җиңдем дошманны” дигән исемдә әдәби кичә үткәрелде.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”

4 февраль көнне Яңа Кенәр мәдәният йорты каршында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Хәрәкәттә - бәрәкәт" - дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде.

“Тәгәри китте йомгагым...” (әдәби-кунакханә)

Инвалидлар декадасы кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 декабрь көнне Яңа Кенәр коррекцион интернат-мәктәптә “Тәгәри китте йомгагым...” исемле әдәби-кунакханә уздырдылар.

“Көзге матурлык” (әңгәмә сәгате)

“Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 15 сентябрь көнне, Яңа Кенәр балалар китапханәсенә интернат-мәктәп укучылары кунакка килде.

“Яшел болын, көмеш инешем, Балачакка кайтып килешем”. (“Г.Тукайның әкият геройлары” әдәби паркында әдәби мәйдан)

11 август көнне без, Яңа Кенәр балалар китапханәсе, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Яшел болын, көмеш инешем, Балачакка кайтып килешем” дигән исемдә “Г.Тукайның әкият геройлары” әдәби паркында әдәби мәйдан уздырдык.

“Мин Тукайга киләм”

15 апрель көнне, балалар китапханәсе, бөек татар шагыйре, якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Мин Тукайга киләм” дигән шигъри марафон уздырды.