Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

«А вы знаете историю своего края?»

28 июль көнне “Пушкин картасы” проекты кысаларында, 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан яшьләр арасында “Башваткыч” (“Головоломка”) интеллектуаль уены узды.

«Язмышларга баш имичә»

Авылдашыбыз, Татарстанның атказанган икътисадчысы, сәяси репрессияләр корбаны, Бөек Ватан сугышы ветераны, архивларда булып, авыл турында күп кенә мәгълүматлар табучы, авыл тарихын язучы, Кышкар авылының схема-картасын төзеп калдыручы Вәлиев (Апакашев) Мәҗит абыйның балалары, туганнары белән бик матур очрашу үтте.

“Үткән көннәр эше белән матур, хыял белән матур киләчәк”, Милли мәдәният саекмас чишмә”

“Милли мәдәният саекмас чишмә” дип исемләнгән район конкурсы кысаларында, без Яңа Кишет авыл җирлеге китапханәчеләре, укучыларны язучы, драматург, шагыйрь Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныштырдык.

. “Ничек матур бу дөнья, кара әле!”

Яшь укучыларыбызның игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү һәм табигатьне, табигый байлыкларны саклау максатыннан китапханәдә “Ничек матур бу дөнья, кара әле!” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

"Халкымның милли хәзинәсе"

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Халкымның милли хәзинәсе" дип исемләнгән фольлор кичә үтте.

“Тукай – безнең күңелләрдә”

“Тукай - безнең күңелләрдә” дип исемләнгән йолдызлы сәгать уены, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

«Күңел түремдә – бик күп язмышлар”

Кышкар авыл клубы, китапханә һәм башлангыч мәктәп белән берлектә талантлы якташыбыз, язучы, журналист, тәрҗемәче Мөнирә Сафина белән очраштык.

«Рәхмәт сиңа, Мөгаллимәм!”

5 апрель көнне, мәчеттә якшәмбе укулары укытучылары һәм аларда укып чыккан укучылар белән, Укытучы һәм остаз елы уңаеннан очрашу үтте.

«Театрның тылсымлы дөньясы”

Кышкар авыл клубында, авыл клубы, китапханә, башлангыч мәктәп белән берлектә, "Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында "Театрның тылсымлы дөньясы!" дип исемләнгән, районыбызның күренекле шәхесе Саяра ханым Фәттерахманованың якты истәлегенә багышлап "Саяра" халык театры белән очрашу кичәсе үтте.