Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

“Без – терроризмга каршы”

3 сентябрь көнне, китапханәдә “Без - терроризмга каршы” дип исемләнгән мәгълүмати танып - белү сәгате үткәрелде.

“Книги любим мы читать и героев узнавать”.

Китапханәдә укучыларыбыз белән әдәби калейдоскоп үткәрдек. Бу көнне без китап геройлары дөньясына чумдык, аларны кызгандык та, аларның маҗаралары өчен борчылдык та һәм аларның җиңүләренә шатландык та.

Китапханәдә баллы көн

Бөтендөнья шоколад көнен бәйрәм итү максатыннан, китапханәдә “Китапханәдә баллы көн” дип исемләнгән шоколадлы ассорти оештырылды.

“Табын бизәге”

15 июньдә укучыларыбыз белән бергә табын әзерләү, өстәл бизәү буенча осталык сәгате үткәрдек.

«Майский мед – букет весенних первоцветов»

Май балы белән бәйле гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан без укучыларны «Майский мед – букет весенних первоцветов» фольклор кичәсенә чакырдык.

Г.Кариев театрына сәяхәт.

Гомумроссия китапханәчеләр көне уңаеннан, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына сәяхәткә бардык.

«Балачак китаплары – 2024 ел юбилярлары»

«Балачак китаплары – 2024 ел юбилярлары» чарасында китапханәче балаларны Павел Ершовның «Конек-Горбунок», А.П.Гайдарның «Чук һәм Гек», К.Чуковскийның «Айболит», К.Чуковскийның «Муха Цокотуха» кебек юбиляр китаплар белән таныштырды.

“Сугыш тузаны кунган хатлар”.

15 май көнне китапханәдә, “Сугыш тузаны кунган хатлар” дип исемләнгән солдат хатлары турында мәгълүмат сәгате үткәрелде.

“Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә”

“Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы игълан иткән “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” бәйгесендә, китап укучы актив гаиләләребез катнашты.

“Г.Тукайның могҗизалы әкиятләре”

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, “Г.Тукайның могҗизалы әкиятләре” дигән әдәби викторина үткәрдек.

“Листайте нас, читайте нас...”

Күчмә китапханәдә, Симетбаш авыл клубы белән берлектә, балалар өчен “ Листайте нас, читайте нас...” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.