21 март 2016
Россия призеденты В.В. Путин тарафыннан 2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш. Өйдә телевизор артында карыйсыңмы әллә кино – театрларга барып карыйсыңмы без бер генә мизгел гә дә кинодан аерылып тормыйбыз. Һәм безнең яшәешебезне аннан башка күз алдына китерүе дә кыен.
18 март 2016
Гаҗәеп нечкә күңелле һәм чын мәгънәсендә Мөслимнең патриот улы Фоат Садриевка быел 75 яшь тулды. Ул безнең китапханә укучыларына “Бәхетсезләр бәхете” роман – трилогиясе, “Таң җиле” романы һәм бик күп хикәяләре аша таныш. 10 март көнне китапханәдә югары сыйныф укучылары белән иҗат портреты уздырдык. Максаты: укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштыру; татар әдәбиятында авыл тормышының урынын билгеләү; китапханәгә укучылар тарту.
18 март 2016
2 март көнне без урта мәктәптә наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “20 нче гасырның төп юнәлеше сәламәт буын тәрбиләү” дигән исемдә яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдык. Очрашуыбызның максаты: яшьләрнең начар гадәтләр белән дуслашмавы; алар арасында тәртип бозуларны кисәтү; фикер алышу.
01 март 2016
Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Бу матур датаны билгеләп үтү уңаеннан китапханәләрдә төрле чаралар уздырыла башлады.
29 февраль 2016
21 нче февраль көнне илебездә туган тел көнен билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 22 нче февраль көнне без дә үзебезнең китапханәдә “Туган телем – очар кошым” дигән исемдә тематик кичә уздырдык.
29 февраль 2016
15 нче февраль илебездә әфган сугышчыларын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаны бәйрәм итү безнең авылда матур бер традициягә әйләнеп бара.
29 февраль 2016
12 нче февраль көнне без китапханәчеләр урта мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре белән гашыйклар көне уңаеннан “Нинди бәхет сөя белү” дигән исемдә әдәби – шоу уздырдык.
25 июль 2019
Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать
14 гыйнвар 2018
2018 ел - Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы буларак билгеләп үтелә.