09 август 2017
Безнең Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә оешкан “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы уңышлы гына эшли. Татар халкының онытылып барган йолаларын, гореф гадәтләрен яңадан торгызу максатыннан авылда бик күп төрле чаралар уздыра бу оешма.
29 июнь 2017
Җирдә иге – чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшерә.
29 июнь 2017
12 июнь - Россия көне
29 июнь 2017
Язучы, икътисад фәннәре докторы Фасель Зиатдиновның “Ямь һәм тәм, яшелчә бакчасы” дип аталган китабында яшелчәләрне, төрле тәмләткечләрне, сирәк очрый торган һәм еш кулланыла торган кайбер дару үләннәрен һәм ябык грунтта үстерүгә төп урын бирелгән. Китаптагы файдалы киңәшләр һәр бакчачыга үз эшен дөрес оештырырга, яшелчә үстерү үзенчәлекләренә тагын да тирәнрәк төшенеп, мул һәм яхшы сыйфатлы уңыш алырга ярдәм итә.
29 июнь 2017
Татар халкы бик борынгыдан ук аш – су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар кешесе элек – электән иген иккән, шуңа күрә күбрәк оннан, ярмадан ашлар әзерләгән. Һәр милләтнең һәм халыкның үзенә генә хас, үзе яратып әзерли торган ашлары була. Татар пешекчеләре, төрле вакыйгалар уңае белән табынга куяр өчен, әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар.
29 июнь 2017
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урын. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.
17 октябрь 2016
Октябрь ае Республикабызда өлкәннәр айлыгы буларак билгеләп үтелә. Безнең Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе дә бу айлыкта актив эш башкаралар.
03 октябрь 2016
Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигалесе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды. Бу көнне 1100 кеше террористлар тарафыннан җәбер алдылар.
02 октябрь 2016
Соңгы елларда илебездә октябрь аеның беренче ункөнлеген өлкән буын кешеләргә багышлыйлар. Бу ункөнлектә без авылыбызда яшәгән өлкәннәрнең хәлләрен белешәбез, аларга көчебездән килгәнчә ярдәм һәм хөрмәт күрсәтәбез. Быел да без бу традицияне дәвам иттек. 1 октябрь көнне мәдәният йортында уздырылган “Картаямыни соң йөрәк...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә өлкәннәргә багышланган иде. Бу көнне без, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучы авылдашларыбыз ярдәме белән авылыбыз
11 август 2016
1990-еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. Айдар Хәлиммөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы ябылгач, Чаллы Язучылар ешмасы Чаллыда татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә.
01 август 2016
Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, нинди генә дәрәҗәле урыннар биләмәсен, аның табып – үстергән газиз әнкәсе һәм туып – үскән туган җире була. Адәм баласы аларны беркайчан да хәтереннән чыгармаска тиеш. Безнең газиз туган җиребез Яңа Кенәр авылы. Безнең авыл районда иң зур авылларның берсе. Бүгенге көндә авылыбызда 900 гә якын хуҗалык бар һәм 2000 нән артык кеше яши. Яңа урамнар калкып, тулылана бара.
25 июль 2016
Кадерле китап укучы дусларыбыз, 22 нче июльдән без сезнең белән гадәти булмаган сәяхәткә “укылмый яткан китаплар иленә” чыгабыз.
24 июль 2016
22 нче июль көнне без, китапханәчелэр, авыл советы һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә, елга һэм күл кырыйларын жыештырырга өмәгә чыктык.
17 июнь 2016
16 июнь көнне китапханәдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Җәмгыять һәм яшүсмер” дип исемләнгән күргәзмә үтте.
16 июнь 2016
21 май көнне уздырылган китапханә дәресендә үсеп килүче яшь буында патриотизм рухын тәрбияләп ,алда торган сайлаулар белән таныштырып үтелде.
17 май 2016
16 май көнне паркта без “Тукай бездән ерагайган саен, Якыная бара Тукайлык” дигән исемдә шагыйрьнең иҗаты буенча тематик кичә уздырдык.
26 апрель 2016
22 нче апрель төнендә илебездә чираттагы “Библиотөн” акциясе узды. Без бу көнне китап укучыларыбыз белән “Әдәбият һәм кино” дигән темага Х. Ибраһимның “Ялгыз тәкәрлек” әсәре буенча эшләнгән фильм буенча түгәрәк өстәл уздырдык.
24 апрель 2016
16 нчы апрельдән алып 23 апрельгә кадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналыкта “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.
14 апрель 2016
14 апрель көнне без, китапханәчеләр, “Мин Тукайга киләм” девизы астында шигъри - марафон уздырдык. Максаты: халкыбызны бөек шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән киңрәк таныштыру; якынлашып килүче зур юбилейны халык арасында киң яктырту; яшьләр арасында сәнгатькә, иҗатка кызыксыну уяту.
11 апрель 2016
7 апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында Т. Миңнуллин исемендәге авыл китапханәсе тарафыннан “Халкым исән чакта яшәр Тукай, Һәр татарның йөрәк түрендә” бөек татар шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Кичә шагыйрьне искә алу, аның исемен олылау һәм иҗатын өйрәнү максатыннан оештырылды.