Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

" Фән серләрне ача ".Белешмә сәгате.

Тормышыбызда техниканың роле көннән-көн арта. Барлык заманча уйлап табулар да фән үсеше белән бәйле һәм безнең көндәлек тормышыбызга нык керә.

Китап күргәзмәсе."Өлкәннәрнең көләч йөзе,гел көләч булсын!"

Өлкән кешеләр—безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

"Сезнең тормыш үзе бер тарих ".Әдәби- муз.кичә.

Халыкара өлкәннәр көне – безнең өчен күп эшләр эшләгән буынга мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер кат белдерү көне. Бу бәйрәмнең максаты – җәгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлтү. Алар үз вакытында җәмгыять үсешенә зур өлеш керткәннәр, шуңа күрә алар турында онытырга ярамый.

"Галиасгар Камал - великий драматург " Библиоквиз

Сикертән ил язмышында үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләре, атаклы кешеләре, истәлекле вакыйгалары белән данлыклы. Әйе, егерменче йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте өлкә-сендә күренекле урын алган атаклы драматург, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, татар театрына нигез са-лучы, ялкынлы публицист, Г. Камал – туган ягыбыз горур-лыгы.

"Әлифба" күп серияле кинофильм.

20нче сентябрь көнне районда Әлифба китабының тәүге авторлары, Татарстанның атказанган укытучысы Сәләй Гатат улы Вәгыйзов тормыш иптәше Рәмзия Вәгыйзова турында документаль фильм төшерүдә катнаштык.

Китап күргәзмәсе.Гариф Ахуновның дистәләгән романнары, повестьлары, очерклары, публицистик әсәрләре, исән чагында ук аны классик язучы буларак таныттылар.

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (Гариф Ахунов) – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, күренекле дәүләт hәм җәмгыять эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты.

#Cайлау2024

Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2024 елның 8 сентябрендә узды.

"Авылым кичләре ". Әдәби - муз.кичә.

Сеҗе авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, халкыбыз моңнарына багышланган "Авылым кичләре" исеме астында матур чара узды.

" Флаг России - гордость наша !" Рәсем конкурсы

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указы нигезендә гамәлгә куелган. Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе.

"Татар халкының гореф- гадәтләре "Проект эше

Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү

" Җиңүчегә булсын бүләгем!" Бүләк җыю

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре алдан башлана. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен яулык һәм бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә.

Очрашу кичәсе."Туган ягыбыз горурлыгы ".

Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз туган ягыбызга вакытлыча ялга кайткач көннәрен заяга уздырмый. Батырларыбыз кая гына барсалар да көтеп алынган кунак.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” . Акция

Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады.

Җиңү килде, җирне нурга күмеп ".Тематик кичә

аксат: Җиңү бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Тәрбия бурычлары: . Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

Бәйге " Китаплы гаилә - белемле гаилә "

Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.Ата-аналарның һәм балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксындыруны арттыру....