Табигать матурлыган чагылдырып язылган шигырьләр,җырлар җырладык,төрле татар халык уеннарын уйнадык.”Габдулла”,”Почмак алыш”, “Әйт,күгәрчен” кебек татар халык уеннарын балалар яратып уйныйлар.Кызыклы табышмакларга җавап таптылар,үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.Үткәрелгән чарадан һәркем канәгать булып калды
РФ Президенты В.Путин һәр елның 21 нче апрелен Җирле узидарә хезмәткәрләре көне дип игълан итү турында карарга кул куйды.Биредә иң элек кешеләр белән эшләргә, аларның иң гадидән алып, иң катлаулы булган проблемаларын тыңларга, хәлдән килгән ярдәмне күрсәтергә кирәк.Авылның яшәеше, социаль- икътисади көнкүреше турыдан- туры аларга барып тоташа.Безнең Җирле узидарә хезмәткәрләре оста оештыручылар, яхшы психологлар, әңгәмәчеләр һәм идарәчеләр.Шундый хезмәткәрләр булганда безгә һәм халыкка яшәве дә рәхәт.
Гөберчәк авыл китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 60 яшьлегенә багышлап “Балалар күңеленә юл -шигырь аша!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яратып өйрәнделәр .Тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.Кызыклы табышмакларга җавап таптылар. Рафис Корбанов шигъриятендә бер үзенчәлек бар. Алар шат елмаю аша дөньяны танып белергә ярдәм итәләр.
Мәдәният йорты белән берлектә аналар көненә әдәби кичә үткәрелде. “Ана иң бөек исем! Китап күргәзмәсе төзелеп тәкъдим ителде.Кичә аналарга багышланган шигырьләр,җырлар,котлаулар,биюләр белән үрелеп барды.Бәйрәм киң катлам укучылар өчен үткәрелде. Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган.
Гөберчәк авыл китапханәсендә Җәүһәрләрне барлый “Ак калфак”исемле тарихи музыкаль кичә үтте. Кичәгә ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле малайлар, калфак кигән кызлар һәм апалар килгән иде. Кичәдә татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәре турында күп сөйләнде, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, мөнәҗәтләр әйтелде. Чара татар халкының борынгы киемнәрен хәтердә яңарту,онытыла барган гореф-гадәтләрне саклау, һәм борынгы ырым-йолаларны искә төшерү максатыннан үткәрелде.
16 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы булып узды.Гөберчәк авыл китапханәчесе Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы укучыларга “Татарстан-дуслык иле”-әдәби викторина үткәрде. Максаты:Туган ягыңны ихтирам итү,халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү,башкалабыз Казан шәһәренең тарихы белән таныштыру һәм мәдәни көндәлеккә күзәтү ясау.
Газиз халкымның талантын барлау өчен, “Ач, шигърият, серләреңне!” дип аталган шигырь бәйрәме- әдәби мәйдан һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – кеше йөрәге биеклегендә. Бүген безнең кичәбез дә Гөберчәк авыл китапханәсе каршында оешкан “Каурый каләм” түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.Мәҗитова Адилә ,Мәҗитова Галияләрнең әниләргә,табигатькә багышланган шигырләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте.
1 июнь Халыклара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне бөтендөньяда билгеләп үтәләр. Беренче мәртәбә Балаларны яклау көне 1950 елда үткәрелгән. Балалар – безнең алмашыбыз, киләчәгебез, халык тормышының дәвамы. Шул уңайдан китапханәдә «Без – балачак иленнән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә китаплар ,кызыклы,матур журналлар куелды.
21 апрель көнне Гөберчәк авыл китапханәсе “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән баш астында уздырылучы беренче Бөтенроссия акциясендә катнашты.Китапханәче “Карлыгач” балалар бакчасында, Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә укучы балалар белән очрашты.
Гөберчәк авыл клубында "Ташлама әнкәй ,догаңнан !" - әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
22 февральдә Гөберчәк авыл клубында "Ягез әле,егетләр!" конкурсы үткәрелде .Егетләребез үзләрен 6 тур буенча сынадылар. Бәйрәм матур җырлар,биюләр белән чиратлашып барды.Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.
Максаты: укучыларда туган телгә,татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.
"Без-Тукайлы халык"-информация сәгате үткәрелде.
Китапанәдә татар әдәбияты классигы, атаклы драматург,публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Г.Камалга багышлап "Театр яктылыкка ,нурга илтә ,кире юлга җибәрми"-информация сәгате үткәрелде.
Гөберчәк авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре балаларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан "Яңа ел маҗаралары" исемле бәйрәм оештырылды.
Гөберчәк авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре балаларының ялын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан “Яңа ел маҗаралары” исемле бәйрәм оештырды. Бәйрәм 1-6нчы сыйныф укучылар һәм нәниләр өчен оештырылды.Балалар өчен “Яңа елда –яңа исемнәр “ исемле китап күргәзмәсе төзелеп укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп калырга тырышты.Кыш бабай,Кар кызлары,яңа ел- укучыларга иң изге теләкләрен теләде.
10 декабрьдә Гөберчәк авыл китапханәсендә информация сәгате үткәрелде.
8 декабрь көнне "Ерагая барган саен,якыная гына барасың" әдәби кичә үткәрелде. Язучыга багышлап күргәзмәләр эшләнелде,һәм укучыга тәкъдим ителде.
Балалар иртәсе.
2015 нче елның 21 нче октябре көнне Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә "Мәдәни көндәлек буйлап сәяхәт" темасына мәдәни дәрес булып узды.