Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Яңалык

“Рухи тамырлар ялкыны”

Урта Курса авыл китапханәсендә “Рухи тамырлар ялкыны” исеме астында якташ язучыбыз Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе төзелде.

"Мультфильмнар илендә"

Кышкы каникуллар вакытында, балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан чыгып, авыл китапханәсендә кызыклы, мәрхәмәтле мультфильмнар күрсәтелде.

“Нәрсә ул китапханә?”

Каникулда укучылар авыл китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче укучылар белән “Нәрсә ул китапханә?” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.

“Рухи энҗеләр өләшүче”

Урта Курса "Ләйсән" балалар бакчасында шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка 70 яшь тулуга багышланган “Рухи энҗеләр өләшүче” исеме астында әдәби иртә үткәрдек.

“Көчле рухлылар”

Урта Курса авыл китапханәсендә инвалидлар ун көнлегенә багышланган “Көчле рухлылар” исемле күргәзмә төзелде.

"Исемең - билгесез, Батырлыгың – үлемсез!"

Урта Курса авыл китапханәсендә укучылар белән 3 декабрь – Билгесез солдат көне уңаеннан “Исемең - билгесез, Батырлыгың – үлемсез!” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

"Исемең - билгесез, Батырлыгың – үлемсез!"

Урта Курса авыл китапханәсендә укучылар белән 3 декабрь – Билгесез солдат көне уңаеннан “Исемең - билгесез, Батырлыгың – үлемсез!” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

“Мәһдиев иленә сәяхәт”

Урта Курса авыл китапханәсендә “Мәһдиев иленә сәяхәт” исеме астында якташыбыз, Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе эшли.

“Яңа китаплар”

Урта Курса авыл китапханәсендә “Яңа китаплар” исемле китап күргәзмәсе төзелде.

“Серләр тулы шигърият иленә сәяхәт”

Урта Курса авыл китапханәсендә каникул вакытында укучылар белән Рәшит Бәшәрнең “Качышлы уйный тургай” китабы буенча “Серләр тулы шигърият иленә сәяхәт” исеме астында әдәби сәгать үткәрдек.

“Кәнфит тавы”, “Ак тәлинкә сары май”.

Урта Курса авылы китапханәчесе, Сарай Чокырча авылы мәктәбендә кучмә китапханәдә укучылар белән Гөлчирә Нәҗметдинованың “Кәнфит тавы” һәм “Ак тәлинкә сары май” исемле китапларына әдәби күзәтү үткәрде.

«Коронавирус юкка чыкмаячак»

Урта Курса авыл китапханәсенә даими килүче “Ялкын” журналының октябрь санында «Коронавирус юкка чыкмаячак» исеме астында профилактик әңгәмә тәкъдим ителә.

“Балаларга яңа китап”

Урта Курса авыл китапханәсендә “Балаларга яңа китап” исеме астында балалар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе эшли.

"Өлкәннәр сүзе – дәва, Калган эшкә кар ява"

Урта Курса авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан, китап яратучы, шигырь сөюче өлкәннәребез белән "Өлкәннәр сүзе – дәва, Калган эшкә кар ява" исемле шигырь сәгатендә очраштык.