Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Яңалык

" Батырлар яши күңелдә "

21 нче февраль көнне мәктәптә 2-3 нче сыйныф укучылары белән әфганчыларны искә алу, "Батырлар яши күңелдә" темасына әңгәмә үтте.

“Яңа китаплар илендә”

Яшь китап укучылар белән китапханәче “Яңа китаплар илендә” дигән китапханә дәресе үткәрде. Дәреснең Максаты: укучыларны яңа китаплар белән таныштыру, укучыларда китапка карата кызыксыну уяту. Балаларның системалы китапханәгә йөрүләренә ирешү.

“Туган телем –Тукай теле”

Кичәгә 1-4 сыйныф укучылары кунакка чакырылды. Укучылар кичәгә Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен, җырларын өйрәнеп килгәннәр иде.