Яңалыклар


«Библио[НЕ]формат» Бөтенроссия форумында катнашырга чакырабыз

2023 елның 25-26 июлендә Якутск шәһәре Үзәк шәһәр китапханәсе - Н.Д. Неустроев исемендәге SMART-Китапханә базасында, китапханәләрдә социаль челтәрләр, проектлар һәм маркетинг турында «Библио[НЕ]формат» II Бөтенроссия онлайн-форумы узачак.

«РФ субъекты үзәк китапханәсенең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында үрнәк нигезләмә»

Россия китапханә ассоциациясенең фәнни-тикшеренү эшләре секциясе, 2022 елда РФ Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия Милли китапханәсе җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга РФдә китапханә эшен үстерү стратегиясен» гамәлгә ашыру чаралары кысаларында әзерләнгән «РФ субъекты үзәк китапханәсенең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында үрнәк нигезләмә» норматив-тәкъдим ителә торган документ проекты белән танышырга чакыра.

Санкт-Петербургта узачак «Библиолаборатория-2023» уку конференциясендә катнашырга чакырабыз

2023 елның 5-7 июлендә Санкт-Петербургта IX Библиолаборатория узачак. «Библиолаборатория» - бөтен Россиянең һәм якын чит илләрнең актив китапханәчеләре өчен уздырыла торган уку конференциясе.

«Китапханә төне-2023»

2023 елның 27 маенда, Гомумроссия китапханәләр көнен билгеләп үтү уңаеннан, бөтен ил буенча китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм мәдәни үзәкләр «Китапханә төне-2023» махсус программасын тәкъдим итәчәк.

Грантлар конкурсы

2023 елның 1 февралендә 2023 елда мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Президент Мәдәни инициативалар фонды грантларының икенче конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Хөкүмәт китапларга керү мөмкинлеген киңәйтте

Хәзерге вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле китапханәләр, шулай ук фәнни һәм иҗтимагый оешмалар сайтларында бушлай аудиокитаплар, журналлар, уку материалларын карау мөмкинлеге булачак.

Россиянең матди булмаган этномәдәни байлыгы турындагы законга кул куелды

Матди булмаган мәдәни мирас, ул шулай ук «тере мирас», халыклар тарафыннан буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрне, фольклор үрнәкләрен, бер җирлектә даими уздырыла торган йола яисә бәйрәмнәрне, халык белемнәрен һәм күнекмәләрен һ.б. үз эченә ала.

Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2022 елның 20 октябрендә, Республика Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

Россия Федерациясенең балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе

2022 елның 6-8 декабрендә Россия дәүләт балалар китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясенең балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре директорларының «Рус теле һәм уку илнең мәдәни кодын формалаштыру нигезе: балалар китапханәләренең бурычлары» темасына ел саен уздырыла торган киңәшмәсен үткәрә.

«Игелек эстафетасы — 2022» халыкара фестивале

1-7 декабрьдә «Игелек эстафетасы — 2022» халыкара фестивале узачак, аны Санкт-Петербургның мәдәният комитеты ярдәме һәм Россия музейлар берлеге белән берлектә Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Санкт-Петербург Дәүләт махсус үзәк китапханәсе оештыра.

Яңа буын модель китапханәләр фондын формалаштыру буенча «Золотая полка – 2022» Бөтенроссия бәйгесе

Яңа буын модель китапханәләр фондын формалаштыру буенча «Золотая полка – 2022» Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен гаризаларны 2022 елның 22 сентябренә кадәр бирергә була.

Яңалыклар Архивы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Яш
1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30