Әдәби-музыкаль кичә "Әдәбият дөньясында"
06 февральдә Үзәк китапханәдә "Ачык китап" клубы кысаларында "Әдәбият дөньясында" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Алып баручы клуб әгъзаларын тәкъдим ителәсе китаплар һәм аларның авторларының - Г. Тукай, М. Җәлил, Т. Миннуллин, Ш. Галиев, Г. Гыйльмановның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Кичәдә әлеге китаплар хакында фикер алышу булды. Әдәбият сөючеләр гүзәл әдәбият дөньясына чумдылар: шигырьләр укыдылар, татар халык биюен биеделәр, көйләр уйнадылар.