"Тамырларым синдә, Саклыгым !"
17 нче август көнне - Дамир Таҗиевның югалган Саклык авылына багышлап язылган "Тамырларым синдә, Саклыгым !" исемле китабын тәкъдим итү чарасы булып узды. Бәйрәмдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, җиңү алып кайтучылар турында чыгыш ясадылар.