Мастер класс "Каз канатыннан - май канаты"
Татар халык йолаларын, гореф — гадәтләрен саклап калу максатыннан, Кармыш авылы “Илхам” группасы кызлары вакытны бушка уздырмыйлар шундый мастер-классларның берсе –” Каз канатыннан -май канаты” ясау турында. Беренче кар яуган вакытта авыл халкы Каз өмәләрен күпләп уздыра , мастер-класста иң беренче итеп бәйрәм тарихы белән таныштылар, нинди җырлар җырлаганнарын һәм бәйрәмгә нәрсә әзерләгәннәрен белделәр. "Каз өмәсе" халыкның бердәмлеген һәм үзара ярдәмләшүен күрсәтә, ул кешеләрне берләштерә. Мондый бәйрәмнәр эштә ярдәм итү, күңел ачу һәм булачак киленнәр белән танышу гына түгел — бу хатын-кызлык, йорт хуҗалыгы, борынгы заманнардан бирле сакланган күңелле традицияләрнең берсе .Камыр ризыкларын майлый торган җайланма хәзер кибетләрдә дә тулып ята.
Ләкин каз канатыннан ясалган май канатына җитәме соң? Үзе йомшак, ризыкның бөтен бормаларына, ябыштырган, бөкләнгән урыннарына да керә ала торган уңайлы ул. Һәм, әлбәттә , экологик яктан чиста, химия тугел.Үз куллары белән әзерләнгән каз канатларыннан ясалган май канатларын үзләренә бүләккә алдылар.