Стенд "Татар халкының каһарман улы герой -шагыйре"
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил шул шәхесләрнең берсе . Муса Җәлилгә 120 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Татар халкының каһарман улы герой - шагыйрь " дип исемләнгән стенд булдырылды, монда шагыйрьнең биографиясе, иҗаты , шигырьләре турында мәгьлүмәт урнаштырылган. Китап укучыларны стенд һәм китап күргәзмәсе белән таныштырып барам, кирәкле материалларны күргәзмәдән тәкьдим итәм һәм үзләренә кирәкне сайлап алалар.