Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Классный час "Тынычлыкка - әйе. террорга - юк"

Авыл китапханәсендә  «Тынычлыкка - әйе. террорга- юк» фаҗигасе турында дәрес узды, дәрестә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар турында сүз алып барылды, үзара ярдәмләшү, батырлык, патриотизм хакында сөйләштек. Балаларда терроризм китерергә мөмкин булган бәхетсезлек очраклары турында күзаллаулар формалаштырырга , бу күренешнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм барысы да уяу, кешеләргә игътибарлы булырга тиешлеген аңлаттык. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булырга кирәк! Дәрес ахырында террорчылар кулыннан һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.