"Алиш - әкиятче дә, батыр да" әдәбият кич
Китапханәдә балалар өчен"Алиш - әкиятче дә, батыр да" әдәбият кичәсе үткәрельде. Ул сугышта һәлак булган язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган иде. "Алиш - әкиятче дә, батыр да" дип аталган әлеге әдәби кичәдә балалар язучының тормыш юлын искә алдылар, әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук, "Тылсымлы әкиятләр" дигән викторинада көч сынаштылар.