21 февраль-Халыкара туган тел көненә багышлап "Татар дигән бөек халкым бар” әдәби кичә узды
Халыкара туган тел көне уңаеннан Югары Кәминкә авыл китапханәсенең 1-5 сыйныф укучылары өчен “Татар дигән бөек халкым бар” дигән библиографик дәрес үтте.”Туган телем- иркә гөлем” китап хүргәзмәсе куелды. Китапханәче Зиганшина Л.А балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар теле хәлатен һәм бәйрәмнең тарихы турында сөйләде,. Балалар тизәйткечне сөйләү, төзелмәләр җыелмасын аңлату, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү һ.б. төрле уеннарда катнаштылар.. Шулай ук төрле халык йола бәйрәмнәре белән таныштырды, терле милләт халкының– укымышлы, моңлы, биюле, уен – көлкене яратучы халык икәнлеген балаларга аңлатып бирде. Катнашучы 10 бала булды, барсына да бүләкләр тапшырылды.