Мастер класс " Энжеле калфак: үзең чик тә , үзең так".
Әле кайчан гына ниндидер тарихи экспонат сыйфатында музейларда гына күрергә күнегелгән милли киемнәр акрынлап модага керә башлады.
Татар хатын-кызы киеменең иң күркәм өлеше булып саналган калфак тегү, чигү осталыгына өйрәтүне максат иткән чараны14 июнь көнне Югары Кәминкә китапханәсе беренче тапкыр гына уздырды. “Ак калфак элек-электән хатын-кызның йөзен билгеләгән, аның иң матур бизәге булган. Шуңа күрә мастер-класс өчен дә нәкъ менә шуны сайлап алдык”, Милли бәйрәмебез сабантуйда “Оста куллар” түгәрәгенә йорүче кызлар үз кулары белән чиккән калфакларда чыгыш ясадылар.
“Бәлки, моны күреп, мәктәп укучыларында да кызыксыну уяныр, алар да үрнәк алыр, хэм түгәрәккә йорүчеләр саны артыр дип өметләнәбез.