Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе “ Сагыналар сине дуслар”
21 февраль көнне якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 ел тулу уңаеннан Югары Кәминкә авыл китапханәсендә “Язылып бетмәгән әсәрләре калды” дип исемләнгән хәтер кичәсе узды. Хәтер кичәсенә Фәнис Яруллинның иҗатын яратучылар килделәр. Алар шагыйрьнең берничә шаян шигырен сөйләделәр .Газимова Гөльгинә, Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җыр башкарды. Бу чарада Фәнис Яруллинга багышланган “ Сагыналар сине дуслар” дигән китап күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин иде.