Китап күргәзмәсе " Китапханәдә яңа китап"
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән без мәктәбебезнең башка укучыларын китапханәгә йөрергә өндәргә уйладык.10 январь көнне Югары Кәминкә китапханәсендә “Яңа китаплар” исемле китап күргәзмәсе эшли. ....Мода китап укучылар игътибарына фәнни-танып белүдән алып, күптөр жанрдагы кызыклы әдәбиятны үз эченә алган төрле тематика басмалары тәкъдим ителә. Күргәзмә белән мәктәп укучылары да, өлкән буын кешеләре дә кызыксынып таныша.