Хәтер һәм Кайгы көне. «Батырларыбызны онытмыйк. Илебез күге тыныч булсын!»
Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. 22 июнь көнне 10.30 сәгатьтә Югарыкэминкә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Билгесез солдат" һәйкәле янында “Онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән хәтер митингы үткәрделәр.
Митинг ка сугыш чоры, балалар чакырылды. 81 ел элек башланган, җир йөзендәге иң дәһшәтле сугышта катнашкан, сугыш башланган көннәрне, сугыш елларын искә алды сугыш чоры ветераннары сугыш елларына туры килгән ач-ялангач, авыр балачак еллары хатирәләре белән уртаклаштылар. Күзләрдә — яшь, күңелләрдә — мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. "Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын", — ди алар. Җиңү таңының, бу тынычлыкның бәһасе бик кыйммәт икәнен белә шул алар. Без дә онытмасак иде. Сугыш кырларында ятып калган, илебез тынычлыгы өчен батырларча һәлак булган авылдашларыбызның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, сугыш һәм хезмәт ветераннары, бистәбез халкы, балалар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
22 июня 1941 года фашистская Германия напала на СССР. Этот день стал началом войны, унесшей 27 000 000 жизней советских граждан. Верхнекаменская сельская библиотека совместно с домам культуры собрались у памятника “Неизвестному солдату” , чтобы почтить память всех павших и умерших в мирное время участников в Великой Отечественной войне. День Памяти и Скорби – это трагическая и в то же время, памятная дата, о которой нельзя забывать всем последующим поколениям.
В ходе мероприятия звучали пронзительные стихи, тронувшие души всех собравшихся. Минутой молчания почтили память всех участников великих сражений, мирных жителей погибших от холода и голода и вражеских бомб и снарядов и возложили цветы к памятнику