"Минем өчен Россия ул..." -сораштыру.
"Минем өчен Россия ул..." -сораштыру.
Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.
Югары Кәминкә мәдәният йорты китапханә белән берлектә авылыбызда яшәүче, эшләүчеләргә "Сезнең өчен Россия ул...?"- дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Барысы да диярлек "Россия – минем Ватаным! "дип башлады сүзен.
Әйе ,без үзебезнең Ватаныбыз белән горурланабыз.Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белик.