"Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле" -кичә
4-нче ноябрь - Халыкара бердәмлек көне, 6 - нчы ноябрь - Татарстан Республикасының Конституция көне. Шушы уңайдан, 3 ноябрь көнне Чирмешән районы Югары Кәминкә авыл китапханәсе, Югары Кәминкә мәдәният йорты белән берлектә "Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле" дип исемләнгән чара үткәрдек. Эти, әниләрне,укучыларны бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырдык ,. Кильгән кунаклар дуслык, бердәмлек турында мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, милли киемнәр дә, халыкларның көнкүрешеннән дә, бәйрәм-йолаларыннан да күренешләр урын алган бу темага үзләренең фикерләрен әйтерләр.