“Поэтик проза остасы”- әдәби кичә
20 октябрь көнне Югарыкәминкә авыл китапханәсендә “Парлы ялгыз”, “Бер тамчы ярату”, ”Сәвилә”, “Үзем генә беләм...” китаплары аша таныш булган язучы Нәбирә Гыйматдинованың туган көне уңаеннан эдәби кичэ уздырылды. Чарага язучынын ижатына гашыйк укучылар, авылдашлар жыелган иде. Кичәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре буенча фикерләр алыштык. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала. Кичәгә “Поэтик проза остасы” исемле күргәзмә куелды.