"ӘТИЛӘР СҮЗЕ-КҮҢЕЛНЕҢ КҮЗЕ”- дигән кичә
Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен үткәрдек, тик, гаилә башлыгы булган әти кешенең көнен билгеләп үтмәдек. Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Этилэр коне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан 17 октябрь конне Югарыкәминкә авыл китапханәсендә “ӘТИЛӘР СҮЗЕ-КҮҢЕЛНЕҢ КҮЗЕ” дигән кичә үткәрдек. Бүген без иң якын кешеләребезне әтиләрне кунакка чакырдык. Кичә барышында бәйрәм тарихы һәм әтинең балалар тәрбияләүдә мөһим әһәмияте турында сөйләделәр. Ил терәге -ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур.Кичәдә Төрле кызыклы уеннар уйнатылды ,Кичә кунаклары әтиләр бу конкурста бик теләп катнаштылар бәйрәм кичәсеннән бик канәгать булып калдылар..