Галимжан Барудинын тууына 160 ел -китап кургэзмэсе
Татар дин эхеле, мофти Галимжан Барудинын тууына 160 ел.2017 ел Татарстан мофтие тарафыннан "Галимжан Баруди елы" дип игълан ителде. Шул унайдан Югары Кэминкэ авылы китапханэсендэ китап кургэзмэсе оештырылды.Барудинын китаплары ,фэнни эзлэнулэрен берлэштергэн китап кургэзмэсе олы яшьтэге китап укучыларнын игътибарын жэлеп итте.Галимжан Баруди дин галиме,мэшхур жэмэгать эшлеклесе,педагог. 1882 елда Г.Баруди мэдрэсэ ача, ул анда жэдитчэ укыта, этисенен хормэтенэ "Мохэммэдия" исеме бирэ.1906 елда Казанда анын мохэррирлегендэ "Эд-дин вэл-эдэб" ("Дин вэ эхлак") журналы чыга башлый. Баруди Россия моселманнарынын сэяси тормышында да актив катнаша. "Иттифак эл-мослимин" моселман фиркасе Узэк комитетынын эгъзасы итеп сайлана. Россия моселманнарынын Узэк диния нэзарэте мофтие вазыйфаларын башкара.