"Җылы эзли җирдә һәр йөрәк"-китап күргәзмәсе
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне . Шул уңайдан Югары Кәминкә китапханәсендә "Җылы эзли җирдә һәр йөрәк"- дигән күргәзмә төзеп тәкъдим ителде. Шәфкатьлелек сәгатендә Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Ростәм Набиев,Рәниф Шәрипов иҗаты белән таныштык, әдәби күзәтү ясап , әңгәмә кордык, фикерләр алыштык.