" Хәзинәле гомер” әдәби кичә
20 сентябрьдә Югары Кәминкә авылы китапханәсендә барлык әдәбият сөючеләр, танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Аларга язучының тормышы һәм иҗатына багышланган " Хәзинәле гомер” дигән кичә тәкъдим ителде, "Ялкын" журналында язучының үзе турында язып калдырылган истәлекләре укылды, күргәзмәдәге китаплары язучының иҗат байлыгын раслады.