Верхнекаменская сельская библиотека - филиал № 4

" Абдулла Алиш ның экиятләре буенча сәяхәт" әдәби кичә

А. Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.
Еллар узган саен, ул безгә якынрак була бара. А. Алиш балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язды. Балаларның иң яраткан язучысына әверелде.
А. Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру, аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәнү максатыннан, 15 сентябрь А. Алишның112 яшь туган көне уңаеннан Югары Кәминкә китапханәдә 1-4 сыйныф укучылары " Абдулла Алиш ның экиятләре буенча сәяхәт" исемле әдәби кичәдә катнаштылар.
Әдәби кичәнең беренче өлешендә А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, ә икенче өлешендә укучы балалар А.Алишның"Сертотмас үрдәк", "Чукмар белән Тукмар", әкиәтетләрен карап үттеләр. Җырлы-биюле “Чума үрдәк, чума каз” дигән уен уйнап алдылар.
Кичәнең өченче өлешендә А.Алишка багышлап викторина - тест үткәрелде һәм күргәзмә белән таныштырылды.