Әдәби кичә "Хыялый кызның тылсымлы шигырьләре"
5нче ноябрь конне Югары Кәминкә авыл китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхаковага багышланган “ Хыялый кызның тылсымлы шигырьләре” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне аның иҗат юлы, шигърьләре белән башлап җибәрдек, көндәлек матбугатта, бигрәк тә журналларыбызда урын алып килгән, соңрак «Көмеш тун» исемле китабында дөнья күргән берсеннән-берсе тәмле тел белән язылган, гыйбрәтле хикәяләре, парчалары, нәсерләре белән таныштык.