Китап күргәзмәсе « Ислам нуры»
Чирмешән районында "Традицион ислам айлыгы" башланды. Бу айлык кысаларында 15нче ноябрь конне Югары Кәминкә мәдәният йортында мәхәллә халкы белән очрашу узды, халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирү, дини кыйммәтләребезне аңлаткан видеороликлар күрсәтү башкарылды. Төбәкнең имамнары исә төрле темаларга вәгазьләр сөйләделәр. Китапханәдә « Ислам нуры» китап күргәзмәсе ясалды .