Верхнекаменская сельская библиотека - филиал № 4

“Бакча нәниләре китапханәдә кунакта!"

“Бакча нәниләре китапханәдә кунакта!" 18 сентябрь көнне  Югары кәминкә авылы китапханәсендә "Карлыгач " балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдык.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.  беләзек ясау буенча мастер класс  үткәрелде.Кызыклы уеннарда катнаштылар.