Час памяти «Онытырга хакыбыз юк!»
22 июнь- Хәтер һәм Кайгы көне.
22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңге саклана. Ватанны саклау хакына үлемгә барган, һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән батырлар турындагы истәлекне киләчәк буынга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы. Бүген Якты-Тау авылы китапханәсе, «Батырларыбызны онытмыйк. Илебез күге тыныч булсын!» - дигән теләк белән балалар өчен хәтер сәгате уздырды