Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Тематический семейный праздник «Яңа ел могҗизасы»

Яңа ел бәйрәме олыларның да, нәниләрнең дә иң көтеп алынган бәйрәме ул. Якты-Тау авылы китапханәсе дә, клуб белән берлектә, бәйрәм тагын да истәлеклерәк булсын өчен, китап сөюче дуслары өчен кызыклы кичә оештырды. Бәйрәмдә барысы да уйнап-көлеп, җырлап-биеп, төрле конкурсларда көч сынашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар, Кыш бабай белән Кар кызы алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.