Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Театр сәгате "Күңелләргә илһам бирүче әсәр"

7 март көнне Якты-Тау авылы китапханәсе каршында оештырылган "Аккалфак" түгәрәге үзешчәннәре кабаттан авылыбыз тамашачыларын сөендерде. Бәйрәм уңаеннан Р.Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" әсәре сәхнәләштерелде. Артистларыбыз барысы да бик оста итеп уйнап, халыкны көлдерделәр дә, елаттылар да, уйланырга да мөмкинлек бирделәр. Бәйрәм күчтәнәче барлык авылдашлар күңеленә дә хуш килде.