Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Конкурсная программа "Ягез әле. дуслар!"

Якты-Тау авылы китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күңелле кичә оештырдылар. Кичә күмәк көч белән әзерләнгән бәйрәм өстәле артында узды. Ике команда - ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы күңелле конкурслар уен-җыр, шаян сүз, тапкыр җаваплар белән үрелеп барды. Тамашачылар күтәренке кәеф белән, рәхәтләнеп ял итеп таралыштылар.