Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

День добрых дел.

Мәрхәмәтлелек – кешене кеше иткән сыйфатларның иң әһәмиятлеседер, мөгаен. Бер-беребезгә ярдәмле, кайгыртучан, мәрхәмәтле булганда кайгылар да җиңеләя, ялгызлык та үзен бик сиздерми. Кешегә чын йөрәктән әйтелгән бер җылы сүз бик күп нәрсәләр эшләргә сәләтле.  Ә Яңа ел бәйрәме – башкаларга шатлык өләшер өчен менә дигән бәйрәм. Менә шундый уй-теләкләр белән, 31 декабрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсе, актив китап укучылар белән берлектә, инвалидларны, ялгыз калган әби-бабайларны Яңа ел белән котлап, күчтәнәчләр өләште.  Бу изге эштә матди ярдәмне китапханәнең даими иганәчесе – Якты-Тау авылы мәчете күрсәтте.