Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Конкурсная программа “Әкиятләр илендә күңелле стартлар”

  Гаилә клубы кысаларында, китап укучыларда спортка кызыксыну уяту, актив ял итүне оештыру максатыннан, 18 декабрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә  “Әкиятләр илендә күңелле стартлар” дигән ярыш-тамаша уздырдык. Ярыш барышында бергәләшеп, әти-әниләр дә яратып караган  әкиятләргә сәяхәт ясадык. Уенчылар үзләре дә, әкият геройлары булып, төрле конкурсларда катнаштылар.   Тамашага совет чорындагы әкиятләрнең төп герое – Кар бабай да “килгән” иде. 80-нче еллар открыткаларыннан ясалган үзенчәлекле күргәзмә дә китап сөючеләргә бик ошады.