Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Тематический конкурс "Әни йөрәге"

   Якты-Тау авылы китапханәсендә, Әниләр көне уңаеннан,  "Әни йөрәге" исемле тематик конкурс - кичә оештырылды. Конкурста катнашучы әниләребез бәби булып та ярыштылар, мәктәп елларына да кайтып килделәр, яшьлекләрен дә искә алдылар, аш-суга осталыкларын  да күрсәттеләр. Ярышлар җырлы тәнәфесләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә хатын-кыз шагыйрәләр иҗатына нигезләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Кичә барышында аларга күзәтү ясалды, шигырьләр укылды.