Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Мастер-класс "Кар бөртекләре бәйрәме"

"Нәни фантазерлар" клубына йөрүчеләрнең чираттагы очрашуы Яңа ел бәйрәменә әзерлеккә багышланды. Балалар бик теләп кар бөртекләре ясадылар, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында табышмакларга җаваплар эзләделәр. Китапханәче Кәлимуллина Әлфия балаларны бәйрәмнең тарихы, төрле илләрдә Яңа ены каршылау үзенчәлекләре турында кызыклы мәгълумат белән таныштырды.