Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Литературн "Сау бул мәктәп, алга олы юлга!”

     

    9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады, шул максаттан мәктәп белән берлектә "Сау бул мәктәп, алга олы юлга!” - исеме астында, әдәби музыкаль композиция оештырылды.

Эх, мәктәп еллары… Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик 9 - 11 нче сыйныфка җиткәч кенә анлыйсың икән. Тиздән, бик тиздән кыңгыраулы мәктәп еллары узенең ыгы — зыгысы, куңелле мизгелләре, борчу — мәшәкатьләре белән артта калыр.
һәр елдагы чыгарылыш узенең нинди дә булса бер үзенчәлекле ягы белән мәктәп тарихында урын ала. Безне дә үзара дус — тату, белемле, кызыксынучан коллектив буларак киләчәктә сагынып искә алырлар дип уйлыйбыз. Быелгы чыгарылыш укучылары да әле бик күп тапкырлар, хәтердә генә булса да, яраткан мәктәбебезгә әйләнеп кайтырлар.
Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар — балачак еллары. Ә балачак елларын эле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк. Шуның белән бергә ул еллар — кешенең шәхес буларак формалашкан еллары да. Олыгая барган саен, ул елларның һәр мизгеле үзәкләрне өзеп хәтерләрдә кабат яңарачак әле.